Казанда ишетмәүче кешеләрнең ишетә башлавы турында уникаль фильм күрсәтәләр
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда узачак “Ишетмәүче балаларны тернәкләндерү” бөтенроссия конференциясендә “Дөнья безне ишетсен” - “Пусть мир услышит” документаль фильмы бары...
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Казанда узачак “Ишетмәүче балаларны тернәкләндерү” бөтенроссия конференциясендә “Дөнья безне ишетсен” - “Пусть мир услышит” документаль фильмы бары бер тапкыр гына күрсәтеләчәк.
Кинокартинаны В. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында 12 февральдә күрсәтәчәкләр. Фильмның идея авторы һәм режиссеры Аркадий Соснов кинолента башланыр алдыннан, аны төшерү үзенчәлекләре һәм ишетүдә проблемалары булган балалар белән эшләүнең уникаль методы турында сөйлиячәк. “Әгәр дә кеше начар күрә икән, аңа күзлек бирәләр. Әгәр дә ул сукыр икән, аңа күзлек нигә? Биредә дә шулай ук. Тик бу очракта үз алымы бар”, - ди ул.
Картина премьерасы Мәскәүдә узган елның сентябрендә булган. Фильм чын социаль проектка әйләнгән, аны Россиянең күп шәһәрләрендә күрсәткәннәр. Хәзер ул Казанда була.
“Әлеге фильмны ишетү буенча инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә һичшиксез карарга кирәк. Бик күпләргә таяныч кирәк. Кызганыч, әти-әниләрнең күбесе өметсезлеккә бирелә һәм алар балаларының сәламәтлеге һәм киләчәге өчен көрәшүдән туктый. Картина аларга көч, таяныч бирәчәк һәм алар ялгыз түгеллекләрен тоячаклар”, - дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына үзәк җитәкчесе Оксана Талдыкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк