Казанда Качалов исемендәге беренче театр фестивале ачыла
Бүген «Татар-Информ» матбугат агентлыгында В.Качалов исемендәге беренче театр фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының...
Бүген «Татар-Информ» матбугат агентлыгында В.Качалов исемендәге беренче театр фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды.
Биредә В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры А.Я. Славутский, Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры директоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Градковский Валерий Борисович һәм театрның алдынгы артистлары
Сергей Мигицко, Анна Ковальчук, Александр Новиков һәм Сергей Перегудов катнашты.
Фестивальне бүген Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театрының «Город. Женитьба. Гоголь.» спектакле ачып җибәрәчәк. Режиссеры – Юрий Бутусов.
Алсу Габдуллина
Фото – Алсу Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк