Казанда Качалов исемендәге беренче театр фестивале ачылды
9 һәм 10 октябрь көнне В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының зур залында Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры «Город. Женитьба. Гоголь» спектакле белән Качалов исемендәге...
9 һәм 10 октябрь көнне В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының зур залында Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург академия театры «Город. Женитьба. Гоголь» спектакле белән Качалов исемендәге беренче театраль фестивальне ачып җибәрде.
Фестиваль В.И Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының театры тарафыннан Татарстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Театр бинасы рекострукцияләнгәннән соң быел Качалов исемендәге театраль фестиваль беренче тапкыр уздырыла.
Фестивальнең төп максаты – Казан тамашачысын Россиянең иң яхшы театраль казанышлары белән таныштыру. Беренче фестивальнең концепциясе – «Автор тексты. Рус классик әсәрләренә караш».
Фестивальдә Санкт-Петербург академия театрының «Город. Женитьба. Гоголь», Воронеж Камера театрының А.Островский әсәре буенча «Гроза», Санкт-Петербург шәһәре «Небольшой драма театры»ның М.Горький әсәренә нигезләнгән «На дне» һәм А.П. Чехов пьесасы буенча «Три сестры» спектакльләре һәм фестивальнең хуҗасы, В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театрының М.Булгаков әсәре буенча куелган «Бег» спектакле тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль 2018 елның октябрь-ноябрь айларында уза.
Автор: Алсу Габдуллина
Фото: Алсу Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк