Казанда "Халык мәхәббәте лауреаты" бәйрәме була
Чара күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышлана. Казан, 23 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 майда, композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле янында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Ин...
Чара күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышлана.
Казан, 23 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 майда, композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле янында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты бинасы каршындагы мәйданда дүртенче тапкыр "Халык мәхәббәте лауреаты" бәйрәме үткәрелә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышлана. Моннан тыш, бәйрәм Татарстандагы профессиональ музыка казанышларын күрсәтү мәйданчыгы булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Проектның авторы һәм режиссеры - Россиянең халык артисты, профессор, “Сәйдәш” концерт үзәге директорының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары Лима Кустабаева.
Бәйрәмдә күренекле башкаручылар, республика һәм муниципаль коллективлар, театрлар, уку йортлары һәм иҗади берлекләр катнаша: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе; Казан федераль университеты; Казан дәүләт мәдәният институты; И.В.Әүхадиев исемендәге Казан музыка көллияте; Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры; К.Тинчурин исемендәге драма театры; Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе; «Ля Примавера» камера оркестры; «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры; «Казан нуры» халык инструментлары оркестры; «Сәйдәш» мәдәни үзәге; «Сәйдәш» халык бию театры; «Казан» милли-мәдәни үзәге; С.Сәйдәшев исемендәге балалар музыка мәктәбе; Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; Россиянең атказанган артисты Илдүс Әхмәтҗанов;
Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Маликов, Мингол Галеев, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, «Зөләйлә» триосы һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк