Казанда Халыкара мөселман кинофестивале көннәрендә Ирина Алферова белән очрашу була
4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар катнаша. XIV Халыкара Казан мөселман кинофестивале көннәрендә Татарста...
4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар катнаша.
XIV Халыкара Казан мөселман кинофестивале көннәрендә Татарстан башкаласында Россиянең халык артисты Ирина Алферова белән очрашу була. Бу турыда фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
- XIV Халыкара Казан мөселман кинофестивале Татарстан башкаласында 4-10 сентябрь көннәрендә була.
Ирина Алферова белән иҗади очрашу Казандагы "Ривьера" комплексындагы кинотеатрда 4 сентябрьдә була. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.
Быелгы фестивальдә Төркия, Мисыр, АКШ, Кыргызстан кинематографистларыннан торган зур делегацияләр булуы көтелә. Алар арасында Ирина Алферова, Эммануил Виторган, Марат Башаров, Шон Стоун, Амина Жаман, режиссер Ануар Смаин һәм башкалар булачак.
4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар, режиссерлар, продюсерлар һәм кино белгечләре катнаша. Фестивальне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәйх Равил Гайнетдин ача. "Йолдызлар юлы" 17.00 сәгатьтә, ачылу тантанасы 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә фестивальнең рәсми сайтында.
Фото: архив/Рамиль Гали, скриншот поста instagram.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/02/170793/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
Комментарий юк