Казанда Әлмәт театры гастрольләре узачак
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әлмәт татар дәүләт театрының Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар алдында театрның директоры Фәридә Исмәгыйле...
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әлмәт татар дәүләт театрының Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар алдында театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева, режиссёр Ильяс Гәрәев һәм театрның алдынгы артистлары Динар Хөснетдинов белән Мәдинә Гайнуллина чыгыш ясады.
Театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак гастрольләре вакытында Казан тамашачысына 14 – 17 февраль көннәрендә барлыгы 7 спектакль тәкъдим итәчәк. Әлмәт театры гастрольләре Ф.Борнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачылып, театрның традициясенә әверелгән гастрольләрне йомгаклау концерты белән тәмамланачак.
Гастрольләр афишасында Әлмәт театрының иң уңышлы премьераларын («Медея», «Тынлыкта гына урын бар», «Хыял йорты», «Әҗәлгә дару бар диләр», «Мең дә беренче кичә») күреп булачак.
Текст һәм фото: А.Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк