Логотип
Хәбәрләр

Казанда Мөселман психологлары ассоциациясенең региональ вәкиллеге ачыла

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Беренче Мөселман психологлары ассоциациясенең региональ вәкиллеге Казанда ачылуы очраклы түгел. Чөнки Татарстанда бу өлкәдә эшләүче тәҗрибәле белг...

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Беренче Мөселман психологлары ассоциациясенең региональ вәкиллеге Казанда ачылуы очраклы түгел. Чөнки Татарстанда бу өлкәдә эшләүче тәҗрибәле белгечләр һәм психологик ярдәм күрсәтүче төркемнәр күп”, - ди педагогия фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт психология һәм педагогия университеты доценты, региональ вәкиллек җитәкчесе Ольга Павлова. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Ассоциациядә психолог, педагог һәм медицина белгечләре мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтә. Без фәнни юнәлештә эшлибез. Тикшерү эшләренең нәтиҗәләрен күзәтеп һәм язып барабыз. Соңгы вакытта “Мөнбар” журналын яңарттык. Анда Ислам психологиясе хакында язмалар урын ала. Шулай ук укыту өчен пособияләр басылып чыкты. Бу эштә Чечня һәм Мәскәүдән белгечләр ярдәм итте. Пособие экстремизмны кисәтүгә юнәлтелгән. Ул мәктәп һәм югары уку йортларында яшьләргә белем бирүче укытучыларга файдалы”, - ди Ольга Павлова.

Исламда психологиягә ихтыяҗ бар дип саный КФУ доценты, ислам мәгарифе үсеше Ресурс үзәге фәнни хезмәткәре Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси. Аның фикеренчә, кеше күңеле белән бәйле мәсьәләләрне чишкәндә, бу эшкә бик җитди карарга һәм тәҗрибәле белгечләр белән эшләргә кирәк.

“Катлаулы, буталчык заманда яшибез. Һәрбер гаилә әгъзасының кичерешләре, эчке тойгылары бар. Яшьләр дә бу тормышта үз юлларын таба алмыйлар. Күпләргә психолог ярдәме кирәк. Кайберәүләр мөселман кешесенә ярдәм кирәкми, аларга имам һәм абыстай белән сөйләшү дә җитә, дип саныйлар. Дөресен генә әйткәндә, мөселманнарда да гаилә, бала белән ана мөнәсәбәте, эш һәм шәхси тормышка кагылган проблемалар бар. Мөселман кешесе теләсә кемгә барып бу хакта сөйли алмый, еш кына профессионалларга мөрәҗәгать итү мөһим”, - ди Резеда Сәфиуллина.

Психологик ярдәм кирәк кеше аноним рәвештә “кайнар элемтә”нең +7-96-45-55-92-66 номерына шалтырата ала. Ольга Павлова әйтүенчә, тиздән хезмәт күрсәтү өчен рәсми сайт һәм онлайн-консультация оештырачаклар.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк