Казанда мартта яңартылган цирк ачылачак, ел азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Якын арада, мартта, реконструкциядән соң, Казан циркы яңадан ачылачак. Ел азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казан шәһ...
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Якын арада, мартта, реконструкциядән соң, Казан циркы яңадан ачылачак. Ел азагына кадәр яңа зоопарк эшли башлаячак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы якын киләчәктәге планнарга тукталды. Мэр быел өч балалар бакчасы, өч мәктәп ачылачагын билгеләп узды.
"Урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерү буенча былтыргы рекордны да уздырмакчы булабыз. 181 урамны, 430 ишегалдын төзекләндерергә җыенабыз. 8 парк ямьләндереләчәк. Шәһәрнең яңа Генераль планын раслау ниятләнә. План проекты турында шәһәр халкы белән фикер алышу булачак. Без Казанны Россиядә яшәү өчен иң имин, уңайлы, төзек шәһәр итү бурычын куйдык",- дип тәмамлады Илсур Метшин.
"Татар-информ" бүгенге сессиядән Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык, дип язган иде.
Фото: архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк