Казанда Масленица бәйрәме Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә билгеләп үтеләчәк
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 17 февральдә казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын “Широкая Масленица-2018” бәйрәменә чакыралар. Бәйрәм узачак мәйданда – Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә (...
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 17 февральдә казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын “Широкая Масленица-2018” бәйрәменә чакыралар. Бәйрәм узачак мәйданда – Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә (Үзәк стадион каршында) – декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, сәүдә рәтләре урнаштырылачак.
Биредә тагын берничә мәйданчык ачылачак: рус халык уеннары һәм күңел ачу чаралары белән фольклор мәйданчык, бәйге-уен мәйданчыгы, хаски һәм понида йөрү мәйданчыклары ачылачак. Кунаклар аттракционнарда була, боз таучыкларында шуа, чолга аякларда йөрү, халык биюләре һ.б. буенча мастер-классларда катнаша алалар.
Төп сәхнәдә фольклор җырлар һәм биюләр, цирк сәнгате элементлары белән номерлар һәм Петрушка театры тамаша кылырга мөмкин. Бәйрәм программасында – Масленица карачкысын яндыруның театральләштерелгән тамашасы, балалар һәм зурлар өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, биюләр, бәйгеләр һ.б.
Бәйрәм кунаклары борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймаклар һәм прәннекләрдән авыз итә алачак.
Бәйрәмне ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан Мэриясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясы ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештыралар.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә Казан, Меңьеллык мәйданы, Боз шәһәрчеге адресы буенча башлана. Ачылу тантанасы 12.00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Моннан кала, Масленица шәһәрнең тагын берничә мәйданчыгында* узачак:
17 февраль, 13.00 – “Нагорный” мәдәният йортында (Локатор ур., 25б);
17 февраль, 12.00 – Вознесенское мәдәният йортында (Нардуган ур., 45);
17 февраль, 11.00 – “Крылья Советов” паркында;
17 февраль, 14.00 – Мирный бистәсенең мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта;
18 февраль, 11.00 – “Калейдоскоп” паркында (Сыртанова ур.);
18 февраль, 10.00 – Аккош күленең урман-паркы зонасында;
18 февраль, 11.00 – Горки-Әмәт урманында.
*Программага үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк