Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бүген районның йомгаклау сессиясендә Казанбаш авылында күпләп балалар агулану очрагы буенча фикерен белдерде. Бу туры...
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бүген районның йомгаклау сессиясендә Казанбаш авылында күпләп балалар агулану очрагы буенча фикерен белдерде. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы чыгышында мәктәп балалары күпләп агуланган очракка тукталмый булдыра алмый иде. “Кызганычка каршы, бу очрак профилактика чараларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтте. Мәгариф оешмаларына бу юнәлештә Роспотребнадзор белән тыгызрак элемтәдә эшләргә кирәк, дип уйлыйм”, - дигән Илшат Нуриев.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 10 февраль көнне 32 кеше Арча үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Соңрак 4 көн эчендә тагын 14 бала ярдәм сорап килә. 33 кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар. 13 кеше Арча үзәк хастаханәсенең Яңа Кенәр участок хастаханәсендә дәвалана. Авыручыларның барысына да "Норуолк вирусы тәэсирендә үтә көчле гастроэнтеропатия" диагнозы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк