Логотип
Хәбәрләр

Казанда подваллар һәм җир урлау эше буенча унынчы гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды

Җинаятьчеләр ялган документлар белән 500 миллион сумлык муниципаль милекне кулга төшергән.   (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда суд ярты миллиард сумга муниципаль подвалларны һәм җир кишәрле...

Җинаятьчеләр ялган документлар белән 500 миллион сумлык муниципаль милекне кулга төшергән.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда суд ярты миллиард сумга муниципаль подвалларны һәм җир кишәрлекләрен урлау буенча ачылган җинаять эшенең унынчы гаепләнүчесенә хөкем карары чыгарды. Бу хакта Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта билгеле булганча, 2010-2011 елларда, Константиновка бистәсендәге җир кишәрлеген һәм җитештерү-склад комплексын кулга төшерү өчен, ун кеше ялган документлар ясый.

2012 елда караклар, әлеге схеманы кабатлап, Казанның Короленко урамындагы өч җир кишәрелгенә документларны Росреестрга җибәрә.

2013 елның җәй башында, җинаятьчеләр муниципаль милек булып саналган 10 бинада подвал ала.

Билгеле булганча, аларның берсе дәүләт теркәүчесе булып эшләгән. Ул кирәкле мәгълүматларны Милек хокуклары бердәм дәүләт реестрына теркәп барган.

2012 елдан 2013 елга кадәр шул ук схема буенча мошенниклар Казанның күпфатирлы йортларында тагын биш подвалны алалар.

Белгечләр килгән зыянны 500 миллионнан артык дип бәяли.

Баштарак 9 җинаятьче өч елдан җиде ел ярымга кадәр гомуми һәм кырыс режимдагы колониягә җибәрелгән иде. Җинаять группасының унынчы әгъзасын, “Оештырылган төркем белән, зур күләмдәге мошенниклык кылу”, “Ялган дәлилләр күрсәтүдә булышлык итү”, “Оештырылган төркем һәм шәхси зат тарафыннан зур күләмдә акча яки башка милекне легализацияләү” маддәләре буенча шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк