Логотип
Хәбәрләр

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанның FILM FAY анимация студиясе рәссамнары Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар буенча икенче пластилинлы мультфильм өстендә эшләргә кереште. 2...

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанның FILM FAY анимация студиясе рәссамнары Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар буенча икенче пластилинлы мультфильм өстендә эшләргә кереште. 2017 елды чыккан Д"омой" мульфильмы һәм "Ай, былбылым" җырына клип тулы метражлы мюзиклны тәшкил итәчәк.

“4,5 минутлык беренче мультфильмны бер ел эшләдек. Бары эшләү процессында гына бу кадәр тәҗрибә тупларга мөмкин. Яңа проект шулай ук анимацион мультипликация, әмма барлык геройлар да башка стильдә ясалган. Моннан тыш, компьютер графикасы мөмкинлекләрен кулланачакбыз”,- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә студия җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов.

Татар халык җырына икенче пластилинлы клип ясау Татарстан Мәдәният министрлыгы, шулай ук Ренат Ибраһимовның шәхсән үзе катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021