Хәбәрләр
Казанда Республика ифтарына волонтёрлар туплау дәвам итә
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанда алтынчы Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлар туплау дәвам итү турында хәбәр итә. Кунакларны каршы алу, җәмәгать...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанда алтынчы Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлар туплау дәвам итү турында хәбәр итә.
Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп итү күздә тотыла.
- Волонтёрларны теркәү «ВКонтакте»: https://vk.com/iftarrt2018 һәм Инстаграмм: https://www.instagram.com/muslimmol/ социаль челтәрләре аша алып барыла.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843)237-86-18.
- Россиядә иң масштаблылардан саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә үтәчәк. Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк