Логотип
Хәбәрләр

Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл куелу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда татарның бөек шәхесе Рудольф Нуриевка һәйкәл куелырга һәм ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тирәсендә б...

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда татарның бөек шәхесе Рудольф Нуриевка һәйкәл куелырга һәм ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тирәсендә булырга тиеш. Бүген - Казанда Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестиваленең икенче көнендә – театрда Рудольф Нуриев исемен мәңгеләштерү турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. 

Аерым алганда, сүз Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл кую турында бара. Фикер алышуда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, халык язучысы Ренат Харис, күренекле композитор Резеда Әхиярова, театрның балет сәнгате җитәкчесе Владимир Васильев, билетлар сату буенча директор урынбасары Юрий Ларионов һәм башкалар катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын танылган журналист Татьяна Мамаева алып барды. Очрашуда “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар һәйкәл куелырга тиешле урын гына түгел, ә аны ясарга тиешле скульптор мәсьәләсендә дә фикерләрен җиткерделәр.

Утырышның нәтиҗәсе буларак, Казанда Нуриевка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнәчәк.

  • Казанда 10 – 23 май көннәрендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXI Халыкара классик балет фестивале үтә. Кичә ул “Баядерка” спектакле белән ачылды. Фестиваль 26нчы ел Рудольф Нуриев исемен йөртә. Быел фестиваль Рудольф Нуриевның 80 еллыгына багышлана. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк