Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ат спорты ярышларын карарга планлаштыра.
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Казанда Сабан туе бүләгенә ат чабышларында приз фонды 1 млн 650 сум тәшкил итә. Казан ипподромына килүчеләрне барлыгы 12 узыш көтә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ат спорты ярышларын карарга планлаштыра.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм концерт программасы белән үрелеп барачак. Соңгы чабыш 19 сәгатьтә башлана.
- Ат чабышлары узу сәбәпле, Казан ипподромы аша йөри торган 3 номерлы троллейбус маршруты эше 15.00 сәгатьтән көчәйтелә. “Җиңү проспекты" метро станциясе тукталышыннан Үзәк мәдәният һәм ял паркына ипподром аша өстәмә шаттл йөриячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
-
Фото: pixabay.com