Казанда үсмерләр өчен клуб концертлары уздыра торган заллар юк - Альбина Бәширова

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда үсмерләр белән клуб форматындагы концертлар оештырырлык заллар юк. Бу проблема белән Казанда татар рэперы Альберт Нурминскийның беренче концертын оештырганда концерт директоры Альбина Бәширова очрашкан. “Казанда яшьләр белән дискотека форматында концертлар уздырырлык урыннар юк, - ди Альбина Бәширова. - Төнге клубларда бар андый заллар. Әмма без үсмерләрне төнгә чакыра алмыйбыз бит”.

Альбина Бәширова әйтүенчә, төрле мәдәни залларның администрациясе дискотекалы концертлар өчен залны арендага бирергә дә куркалар, ди. “Белмим, нәрсәсеннән куркалардыр?! Идәнебездә паркет диләр, яңа ремонт диләр... Кукмарада да шундый хәл булды. Казанда да... Безнең тамашачыбыз тәртипле. Альберт Нурминский урам романтикасы турында җырласа да, җыр арасында үзе дә тәртип турында искәртеп тора”.

Альберт Нурминскийның концерты өчен Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан Ленин исемендәге мәдәният сарае сайланган. Бары тик бу мәдәният сараеның администрациясе генә бик зур булмаган хакка залны, дөресрәге, мәдәният йортының фойесын арендага бирергә ризалашкан.

Концерт 15 майда була. Башлана - 18.30 сәгатьтә. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
701
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
118
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
519
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
542
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
520
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1014
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы