Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк
атарстан башкаласының Совет районындагы бер урамга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында урын алган. «Ка...
атарстан башкаласының Совет районындагы бер урамга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында урын алган.
«Казан шәһәренең Совет районында яңадан формалашкан урамга СССРның халык артисты, татар совет театр һәм кино актеры Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы (1928-2012) исемен бирергә һәм алга таба аны «улица Шауката Биктемирова – Шәүкәт Биктимеров урамы» дип атап йөртергә», – диелә документларда.
Шәүкәт Биктимеров Саба районында туган. Үз карьерасында йөздән артык роль башкарган. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле – шуларның иң күренеклесе.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга йөкләнгән.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк