Казанда төшерелгән «Домой» мультфильмы кинофестивальдә иң яхшы анимация фильмы дип танылды
Казанның «ФИЛЬМФЭЙ» Анимация студиясе тарафыннан төшерелгән «Домой» музыкаль мультфильмы (реж. Даниил Фәйзрахманов) “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәдәният ми...
Казанның «ФИЛЬМФЭЙ» Анимация студиясе тарафыннан төшерелгән «Домой» музыкаль мультфильмы (реж. Даниил Фәйзрахманов) “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Бүләкләү чарасы 30 июнь көнне Санкт-Петербургның “Ленфильм” киностудиясендә булган.
Кинофестивальдә «Домой» мультфильмы Европаның 11 шәһәрендә: Таллин, Белград, Будапешт, Вена, Прага, Дрезден, Гданьск, Варшава, Вильнюс һәм Даугавпилста күрсәтелгән. Анимация фильмы 9 май көнне Берлинда тәкъдим ителгән.
- Мультфильм Россиянең 120 шәһәр һәм районында күрсәтелгән.
«Домой» мультфильмын карау өчен сылтама: http://filmfay.com/domoi/
- "Татар-информ" агентлыгы 2017 елның ноябрь аенда җырчы Ренат Ибраһимовның FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе белән берлектә "Өйгә" ("Домой") дип исемләнгән кыска метражлы мультфильм төшерүен хәбәр иткән иде.
Фото: mincult.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк