10 июльдә Татарстан Фәннәр академиясендә тарихчы Булат Рәхимҗановның “Московская Русь и Татарские Ханства в XV – XVI вв” китабын тәкъдим итү була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәттә Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре һәм Мәскәү дәүләте арасындагы XV – XVI гасырларда булган сәяси багланышлар карала.
Басма тәкъдим ителгәннән соң Булат Рәхимҗанов белән автограф-сессия узачак.
Фото: pixabay.com
Комментарий юк