Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак
(Казан, 12 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тиздән, майның икенче яртысында, Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар к...
(Казан, 12 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тиздән, майның икенче яртысында, Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанның балалар бакчаларында 6-7 яшьлек малайлар арасында сайлап алу турлары үткән. Хәзер катнашучылар бәйгенең финал өлешенә әзерләнә.
Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татар кызчыгы-2018" бәйгесенең финалы узды. Сигез нәни кызчык милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолаларны сәхнәдә күрсәтүдә иҗади осталыкларын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк