Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). VI Республика ифтары - Россиядә иң масштаб...
Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак.
Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). VI Республика ифтары - Россиядә иң масштаблылардан булып саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештыра. Башка еллардан аерымалы буларак, ифтар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым үткәреләчәк.
Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Шулай ук бәйрәмгә республика җитәкчеләре, РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылачак. VI Республика ифтарын бай эчтәлекле мәдәни программа белән тулыландырырга планлаштыралар.
Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итте. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазы укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтәк алып һәм өлкәнрәк булган 600 егет һәм кызны җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерларны теркәү “ВКонтакте”: https://vk.com/iftarrt2018 һәм Инстаграмм: https://www.instagram.com/muslimmol/ социаль челтәрләрдә башкарыла. Белешмәләр өчен телефон: 8927 453 30-00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк