Казанда узган «Россия студентлары гүзәле» бәйгесендә җиңүче
«Россия студентлары гүзәле» Илкүләм талантлар бәйгесендә Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник җиңү яулады. Конкурсның финалы кичә Казанда узды, анда Россиянең 6 федераль округыннан 12 сту...
«Россия студентлары гүзәле» Илкүләм талантлар бәйгесендә Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник җиңү яулады. Конкурсның финалы кичә Казанда узды, анда Россиянең 6 федераль округыннан 12 студент кыз катнашты.
Алина Зарейникка кыйммәтле таҗ һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйгедә җиңүчене КВН югары лигасы чемпионы Сангаджи Тарбаев, «Россия гүзәле – 2016» титулы иясе Яна Добровольская, режиссер-хореограф Татьяна Малахова һәм «Медиа Пресс» АҖ генераль директоры, «Что? Где? Когда?» телевизион клубы капитаны Алексей Блинов сайлады.
Конкурста катнашу өчен кызлар ярышларның югары уку йортларында үткән этапларында җиңү яуларга, укуда өлгерешләре яхшы булырга, Россия тарихына кагылышлы сораулар буенча онлайн интервью узарга тиеш иде. Моннан тыш, алар берничә көн дәвамында интеллектуаль бәйгеләрдә катнашты, презентацияләр белән чыгыш ясады һәм эссе язды.
Фото: Г.Мөхәммәтҗанова
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк