Казанда WorldSkills 2019 милли чемпионатында Россиянең 1,4 меңнән артык остасы катнаша
WorldSkills Russia 2019 VII Милли чемпионатында Россиянең 85 төбәгеннән 1,4 мең конкурсант катнашачак. Алар WorldSkillsның 88 компетенциясендә һәм WorldSkills Juniorның 48 компетенциясендә ярыша. Бу х...
WorldSkills Russia 2019 VII Милли чемпионатында Россиянең 85 төбәгеннән 1,4 мең конкурсант катнашачак. Алар WorldSkillsның 88 компетенциясендә һәм WorldSkills Juniorның 48 компетенциясендә ярыша. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Һөнәри компетенция үсеше үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
«Яшь профессионаллар» VII Милли чемпионат финалы 20 – 24 майда Казанда уза. Чарага 1250 эксперт җәлеп итү планлаштырыла.
«Чемпионат дөнья чемпионаты алдыннан төп тест мәйданы булачак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак, – диде спикер. – Катнашучылары һәм экспертлары буенча дөнья чемпионатына бик якын ул. Абу-Дабида 1251 конкурсант катнашты, финалда исә бездә шактый күбрәк булачак. Бу WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә динамик рәвештә үсеше турында сөйли».
Хәзер Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Ул 14 ноябрьдә башланды һәм 7 декабрьдә төгәлләнә. 5 – 7 декабрьдә – «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» Халыкара махсус күргәзмә кысаларында узачак ярышларның өстәмә көннәре.
Төбәк чемпионаты йомгаклары буенча 16 – 22 яшьлек төбәк профессионалларыннан Татарстан киңәйтелгән җыелмасы төзелде. Алар WorldSkills Russia VII Милли чемпионаты ярымфиналында катнашачак.
«Җыелма 128 компетенция буенча формалаштырылды. 78 төп компетенция һәм 50 юниорларныкы. Җыелмада 279 кеше, аларның 211е өлкән төркемдә һәм 68е юниорларда катнаша. Татарстан җыелмасында Казанны 68 конкурсант тәкъдим итә», – дип сөйләде Гобәйдуллин.
Казанда 2019 елның 22 – 27 августында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты уза. Анда 60 илдән яшь һөнәр осталары 56 компетенция буенча ярышачак.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк