Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Президенты карары буенча Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан архивлары буенча 20...
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Президенты карары буенча Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан архивлары буенча 2017 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова хәбәр итте.
Декабристлар урамы 4 йорт адресы буенча төзеләчәк яңа архив бинасы замана таләпләренә туры китерелеп салыначак.
“Яңа мирасханә бинасы тарихи документларны уңайлы һәм тиешле рәвештә сакларга мөмкинлек бирәчәк, – диде Ирада Әюпова. – Анда 1,5 млн саклау берәмлеге (документлар) урнаштырачакбыз. Бүгенге көндә Татарстан архивларында саклана торган документлар 7,5 млн тирәсе. Шуларның 5 миллионы дәүләт архивында саклана”.
Сүз уңаеннан, соңгы өч елда дәүләт архивы хезмәткәрләренең хезмәт хакы ике тапкырга арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча архивчылар аена 29 мең сум акча алган. 2015 елда, мәсәлән, аларның уртача хезмәт хакы 12 мең сум булган.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк