Логотип
Хәбәрләр

Казанда Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алдылар

Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан бирле үткәрелә. Бүген Татарстанның мөселман өммәте Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу...

Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан бирле үткәрелә.

Бүген Татарстанның мөселман өммәте Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көненә җыелды. "Мондый күркәм чара һәр төбәктә, һәр мәхәлләдә үткәрелергә һәм гадәткә керергә тиеш", дип саный оештыручылар.

Матур гадәткә әйләнгән бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, шәкертләр катнашты. 

"Мәрҗәни хәзрәтебез каберне онытмаска кирәк дигән, шуңа күрә ел саен монда киләбез. Бу зиратта җирләнгән бөтен хәзрәтләребезгә дога кылып чыктык. Ерактан эзлисе юк, үзебезнең дә горурланып сөйләрлек галимнәребез, казыйларыбыз, ишаннарыбыз бик күп. Аларның китаплары чит илләрдә дә укытыла, шуңа күрә аларны олылыйк", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан бирле “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәнең мөгаллимнәре һәм шәкертләре башлангычы белән билгеләп үтелә. Бу гадәтне мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин гамәлгә керткән. Чарага берничә көн кала мөгәллимнәр шәкертләр белән каберстанга барып, мәрхүмнәрнең кабер өсләрен чистартып кайткан.

Соңгы елларда Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов булышлыгы белән үткәрелә торган бу чарага Казаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, татар җәмәгатьчелегенең төрле буын вәкилләре катнаша.

"Ел саен катнашам. Монда минем әти-әнием җирләнгән. Бу чараны оештыручыларга, Татарстан диния назәрәтенә олы рәхмәтемне ирештерәм. Мондый чараларны үзебезнең өлкәдә дә уздырабыз. Чөнки Пәйгамбәребез зиратларга кергәндә, сез ахирәтне искә алырсыз дигән. Адәм баласы кайчан да булса бу дөньядан китәчәген истә тотарга тиеш", - дип билгеләп узды Ханты-Манси автономиялы округының Сургут шәһәре мөфтие Таһир хәзрәт Саматов.

Бүгенге көндә Яңа татар бистәсе зиратында илледән артык татар дин әһелләре, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фәненең күренекле шәхесләре күмелгән. Алар арасында Шиһабедин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Әхмәтзәки Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Туфан Миңнуллин, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин һ.б. бар. Зиратта татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән шәхесләрнең каберләре янында Коръән укылды һәм дога кылынды, аларның иҗат һәм тормыш юллары турында искә алдылар.

"Монда бик күп остазлар җирләнгән. Габделхак Садыйков, Габделхак Каюмов, Габделхак Саматов минем остазларым иде. Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт үзе исән чагында яшьләр остазларны белми, шуларны искә төшерү нияте белән зиратка барыйк, рухларына дога кылыйк диде. Хәзер бу эшне җиренә җиткереп Ильяс хәзрәт алып бара. Исәннәрнең кадерен, үгәннәрнең каберен белергә кирәк", - диде үзенең чыгышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Остазларны искә алу көне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк