Казанда яшәү урыны булмаган һәм мохтаҗ кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итү фургонының яңа урыны барлыкка килде
Яшәү урыны булмаган һәм мохтаҗ кешеләргә кайнар ризык белән фургонның Мәскәү районында Воровский ур., 25 адресы буенча яңа урыны барлыкка килде. Моңа кадәр биредә “Бәхетле” социаль ашханәсе урнашкан и...
Яшәү урыны булмаган һәм мохтаҗ кешеләргә кайнар ризык белән фургонның Мәскәү районында Воровский ур., 25 адресы буенча яңа урыны барлыкка килде. Моңа кадәр биредә “Бәхетле” социаль ашханәсе урнашкан иде.
Тест периоды кысаларында (киләсе ике атна) кайнар ризык пәнҗешәмбе көннәрендә 12.30 сәгатьтә һәм шимбә көннәрендә 16.30 сәгатьтә биреләчәк. Аңа ихтыяҗ зур булган очракта, фудтрак ешрак эшләячәк. Оештыручылар көнгә 50 порция кайнар аш бирергә планлаштыра.
Бүген проектның төп локациясе булып Борхан Шаһиди урамындагы сквер санала, биредә фудтрак атнаның биш көнен эшли. Моңы өстәп, машина сишәмбе көннәрендә Идел буе районының Ветераннар йорты янына килә.
Искәртергә кирәк, “Игелекле фудтрак” хәйрия проекты Казанда 28 ноябрьдә Мэриянең “Игелекле Казан” шәһәркүләм проекты кысаларында старт алды. Проектка Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов нигез салды, генераль партнер – “АрСтрой” компаниясе. Проектка шулай ук “Азу”, “Хинкальная” кафелары, “Булатов групп” рестораннары челтәре, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, “Зәкят” һәм “Ярдәм” хәйрия фондлары кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк