Казанда "Яшел фитнес" спорт проекты эшли башлады
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Казанда "Яшел фитнес" спорт проекты эшли башлады. Иртәгедән алып Татарстан башкаласында дистәләгән мәйданда спорт буенча бушлай дәресләр башлана. Алар көн саен үткәр...
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Казанда "Яшел фитнес" спорт проекты эшли башлады.
Иртәгедән алып Татарстан башкаласында дистәләгән мәйданда спорт буенча бушлай дәресләр башлана. Алар көн саен үткәреләчәк. Казанлылар һәм шәһәр кунакларына йога һәм биюдән алып, кроссфит һ.б. юнәлешләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак. Якшәмбе көннәрендә исә җәй буе Казан паркларында фитнес-фестивальләр уздырылачак.
"Без 15 юнәлештә көндәлек тренировкаларны башлап җибәрәбез. Без хәтта үзебезнең кушымтабызны булдырдык, ул тиздән эшли башлаячак. Анда тренировкалар узу вакытлары, теркәлү, күнегүләр ясарга йөргән өчен баллар җыю каралган. Барысы да бик җайлы һәм бер урында булачак. Тренировкаларны башкаланың спорт клублары тренерлары уздырачак", - дип сөйләде "Яшел фитнес" социаль спорт хәрәкәте PR-директоры Егор Рафиков.
Бәйрәм фестивален бүген Горький исемендәге үзәк ял паркында Black Star лейблы җырчысы Клава Кока ачты. Концерт белән параллель рәвештә паркта "Добрая Казань" ярминкәсе һәм "Ярдәм базар" хәйрия маркеты эшли. Биредә 50ләп дизайнер, һәнәрче һәм рестораторлардан сувенирлар, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре,баллы ризыклар сатып алу мөмкинлегенә ия.
Шулай ук бүген дөрес туклану һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк