Казанда юмор мәктәбен ачарга җыеналар
«МИН ЮМОРИСТ» тамашасын оештыручылар яңа талантлар эзли. Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар. «МИН ЮМОРИСТ» проекты 2нче сезонга яңа катнашучылар эзли. Шушы проект нигезендә Казанда юмор мәкт...
«МИН ЮМОРИСТ» тамашасын оештыручылар яңа талантлар эзли.
Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар. «МИН ЮМОРИСТ» проекты 2нче сезонга яңа катнашучылар эзли. Шушы проект нигезендә Казанда юмор мәктәбен ачарга планлаштырабыз», – дип хәбәр итте проектны оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин «Татар-информ»га.
«Үткән сезонда кастингка 26дан артык кеше килде, 12 кешене сайлап алдык. Төп җиңүче ‒ Түбән Кама егете. Без аңа 30 мең сумлык сертификат бүләк иттек. 2нче сезонда катнашу өчен хәзергә 12 заявка килде, тагын да көтәбез», ‒ диде Рөстәм Хәбибуллин.
2нче сезонда катнашу өчен, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән заявка җибәрүчеләр бар.
«МИН ЮМОРИСТ» проекты - «StandUp» һәм «ComedyБаттл»ның бер симбиозы. Тамаша турнир форматында үтәчәк. Юморчы монолог сөйли. Импровизация кулланып эшләргә кирәк булачак. Яхшы чыгыш ясаучыларны 4 кешедән торган жюри сайлап алачак. Жюри рәисе ‒ Гамил Әсхәдулла, жюри әгъзалары ‒ Булат Бәйрәмов, Зөлфия Вәлиева. 4нче жюри әгъзасы һәрвакыт алышынып тора», ‒ дип аңлатты ул. Җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак, киләчәктә чыгышларын оештыруда ярдәм итү дә күз алдында тотыла.
Фото min_umorist инстаграм аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк