Казанда «Зенит» волейболчылары сурәтләнгән граффити барлыкка килде
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанның Спартак урамындагы 67 һәм 87нче йортлар фасадында «Зенит» клубы волейболчылары Алексей Вербов һәм Мэтт Андерсон сурәтләнгән ике граффити барлыкка килде. Граффи...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанның Спартак урамындагы 67 һәм 87нче йортлар фасадында «Зенит» клубы волейболчылары Алексей Вербов һәм Мэтт Андерсон сурәтләнгән ике граффити барлыкка килде. Граффитиның авторлары - рәссамнар Роман Левашов һәм Азат Алиев, дип хәбәр ителә Азат Алиевның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Алексей Вербов Г.Камал театры фонында сурәтләнгән, Мэтт Андерсонны «Казан» гаилә үзәге бинасына таянган кыяфәттә ясаганнар.
«Бу эшкә алты көн вакытыбыз, йөзләгән баллон буяу китте», - диде Азат Алиев.
Граффити клубның чираттагы җиңүенә багышланган: 28 апрельдә «Зенит» волейбол командасы Россиянең ун тапкыр чемпионы булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк