Казандагы футбол кырлары алга таба балалар спорты өчен кулланылачак
Казан стадионнарында төзелгән футбол кырлары алга таба балалар спорты үсеше өчен дә кулланылачак. Бу хакта бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның төзелеш, архитекту...
Казан стадионнарында төзелгән футбол кырлары алга таба балалар спорты үсеше өчен дә кулланылачак. Бу хакта бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Футбол буенча дөнья чемпионатына спорт инфраструктурасы инде былтыр Конфедерацияләр кубогына ук әзер булган диярлек.
Ул “Рубин” һәм “Электрон” стадионнарында тренировка мәйданчыкларының 2016 елда ук гамәлгә кертелгәнен искәртте. Былтыр кубок алдыннан “Ташаяк” Үзәк стадионда тренировкалар уздыру өчен мәйданчыклар әзерләнгәнен билгеләп узды. Тагын дүрт мәйданчыкның быел март-апрельдә әзерләнеп бетеп файдалануга тапшырылганын әйтте.
Министр урынбасары быел Чемпионатка әзерләнгән җанатарлар фестивале территориясенең һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән ясалган променадның мирас булып калуын белдерде.
Владимир Кудряшев тренировка мәйданчыкларында иң мөһиме кырлар булуын билгеләп узды. Ул барлык объектларның балалар спорты үсеше өчен дә файдаланылачагын әйтте. “Каядыр яңа, каядыр реконструкцияләнгән футбол кырлары барлыкка килде бездә. Алга таба футбол кырларын ясалма өслекләргә алмаштыру күздә тотыла”, - дип әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк