Казандагы паркта Кәрим Тинчурин бюсты куелачак
Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итәчәк һәм тиздән Тинчурин паркында Кәрим аганың бюсты куелачак. 15 сентябрьдә Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга театр артистлары чәчәкләр салган вакытта...
Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итәчәк һәм тиздән Тинчурин паркында Кәрим аганың бюсты куелачак. 15 сентябрьдә Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга театр артистлары чәчәкләр салган вакытта театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Кәрим Тинчурин бөек шәхес, ләкин тормыш үзенекен итә. Без аны һәрвакыт күңелләребездә йөртик һәм мирасын балаларга да тапшырып калдырыйк», - диде Фәнис Мөсәгыйтов.
«Тинчуринның тагын бер кабере бар, ул – Заһидә Тинчурина кабере. Үләр алдыннан ул васыять итеп әйтте: «Сез Тинчуринның кайда җирләнгәнен белмисез, Тинчуринга китерәчәк чәчәкләрегезне минем кабергә китерегез», - диде Татарстанның халык шагыйре Рабит Батулла.
Чара Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылудан башланып китте.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук әлеге чарада катнашты: «Кәрим Тинчурин татар халкының иң бөек шәхесләре белән беррәттән тора дип әйтсәк ялгыш булмас, чөнки без бүген татар тормышын, мәдәниятен театрдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Татарны театрлы иткән шәхесләрнең берсе – Кәрим Тинчурин».
Фото: mincult.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк