Казанга “Созвездие-Йолдызлык” фестивале йомгаклау турына биш меңнән артык бала килде

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). “УНИКС” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык-2018” эстрада сәнгате фестивале суперфиналы дәвам итә. Ул кичә башланды. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йомгаклау турында Татарстаннан, шулай ук Россия һәм Казахстан төбәкләреннән 5 меңнән артык сәләтле бала җыелды.
Жюри рәисе – Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина. Аңа һәм башка экспертларга 13 апрельгә кадәр “Вокал”, “Хореография” һәм “Конферанс” категорияләрендә җиңүчеләрне билгеләргә кирәк була. Бәйге лауреатлары исемнәре 13 апрельдә - “УНИКС” һәм 20 апрельдә “Пирамида”да узачак гала-концертларда игълан ителәчәк.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында түгәрәк өстәл һәм осталык дәресләре узачак. Россия театраль сәнгать институтына (ГИТИС) керүчеләр өчен кастинг аерым оештырыла.
2018 елда Татарстан Республикасында «Йолдызлык» иҗади яшьләр фестивале тарихында миллионынчы катнашучы теркәлде. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдергән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 март 2023 - 13:52
-
28 март 2023 - 09:54
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте