Казанлылар Сабантуй мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барып җитә алалар
Казанда 23 июньдә Сабантуй мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барып булачак. Искәртергә кирәк, быел татар милли бәйрәме ике мәйданчыкта – Мирный бистәсендә һәм Аккош урманында үтәчәк. Мәдәният ид...
Казанда 23 июньдә Сабантуй мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барып булачак. Искәртергә кирәк, быел татар милли бәйрәме ике мәйданчыкта – Мирный бистәсендә һәм Аккош урманында үтәчәк.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә сөйләгәнчә, Каенлыкка дүрт тукталыштан махсус автобусларда барып булачак: “Җиңү пр. метро станциясе”, “10 микрорайон”, павлюхин урамында “Филармония концертлар залы” һәм “Глазунов ур.” (Теплоконтроль). Әлеге маршрутларда 73 автобус йөриячәк. Алар 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланып, барлык кунаклар таралып беткәнче йөриячәк. Бәйрәм чаралары 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Автобусларда йөрү өчен гамәлдәге тариф буенча түләнә. Моннан кала, Сабантуйга “Казан-1” станциясеннән электричкада да барып булачак.
Аккош күленә 36, 46 һәм 72 номерлы автобуслар белән барып булачак. Моның өчен “Ремплер” тукталышына кадәр барырга кирәк, аннан 5 минут ара белән түләүсез автобуслар йөреп торачак. А.Абзалов хәбәр иткәнчә, Горький шоссесы буенча йөри торган автобуслар эше көчәйтелә – маршрутка күчмә составның 72 берәмлеге чыгачак.
Ат чабышлары узу сәбәпле, Казан ипподромы аша йөри торган 3 номерлы троллейбус маршруты эше 15.00 сәгатьтән көчәйтелә. “Җиңү пр. метро станциясе” тукталышыннан Үзәк мәдәният һәм ял паркына ипподром аша өстәмә шаттл йөриячәк.
Азат Абзалов шулай ук бу көнне юл хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итте. 6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Урман шәһәрчегеннән” Ферма шоссесына кадәр берьяклы хәрәкәт кертелә; Ферма шоссесы буенча җәяүлеләр хәрәкәте оештырыла. “Урман шәһәрчеге” торак комплексында яшәүчеләр уңайлылыгы өчен Бертуган Баталовлар урамы буенча Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге белән ике яклы хәрәкәт саклана.
“Бәйрәм чараларына бару өчен шәһәрлеләргә һәм кунакларга җәмәгать транспорты белән файдаланырга киңәш итәбез”, - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Казан Мэры Илсур Метшин Транспорт комитетын һәм районнар администрацияләре башлыкларын логистикага игътибар бирергә чакырды: “Кунакларны җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырабыз икән, аның эшен озак көтүләрсез оештырырга кирәк, ә автобуслар саны кунаклар санына туры килергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк