Казаннда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). 4 майда Казанның Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар. Сынау нәтиҗәләре уңай бәяләнгән. «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов Казан Баш...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). 4 майда Казанның Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар. Сынау нәтиҗәләре уңай бәяләнгән. «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Имәнлек метро станциясен төзү эшләре тәмамланды диярлек, дип искәртте докладчы.
«Хәзерге вакытта метрополитен белгечләре белән бергә станциянең тәэмин итү системаларын сынау режимында көйләү эшләре алып барыла. Беренче тапкыр ут, янгын сигнализациясе һәм автоматиканы сынап карадык», - диде Марат Рәхимов.
Бүгенге көндә шулай ук объектның паспортын төзү өчен тиешле үлчәмнәр алынган.
«Эш бара һәм без аны бер ай дәвамында төгәлләрбез дип уйлыйм», - диде Марат Рәхимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк