Казанның “Динамо ГАП” командасы Россия Кубогында бронза медаль алды
Өченче урын өчен уенда Татарстан командасы “Динамо-Электросталь”ны отты. Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казанның “Динамо-Гипронииавиапром” командасы хатын-кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча Россия...
Өченче урын өчен уенда Татарстан командасы “Динамо-Электросталь”ны отты.
Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казанның “Динамо-Гипронииавиапром” командасы хатын-кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча Россия Кубогында өченче урын алды. Ул “Динамо-Электросталь” командасын җиңеп, “ бронза”лы булды. Бу хакта Татарстан “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Кубогы уены Мәскәү өлкәсендә 25 апрельдән 1 майга кадәр узды. Беренчел этапта Казан кызлары турнир хуҗаларына 1:6 исәбе белән оттырдылар, әмма аннары Петербургның “Метрострой” (1:0), Волгодонскның “Дончанка” (3:0) һәм “Динамо-ЦОП Москомспорт” (5:1) командаларын җиңүгә ирештеләр.
Ярымфиналда татарстанлылар мәскәүлеләргә 3:5 исәбе белән оттырдылар, әмма өченче урын өчен уенда Татарстан командасы “Динамо-Электросталь”ны 3:2 исәбе белән отты. Петербургның “Метрострой” командасы беренче урынга чыкты, икенче урында – “Динамо-ЦОП Москомспорт”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк