Логотип
Хәбәрләр

Казанның Галиев мәчетендә гаиләләрне ныгыту һәм саклап калу юлларын эзлиләр

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән утырыш узды...

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән утырыш узды. Чарага җыелучылар гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу (талак) мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Төп чыгышны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ясады.

“Бүгенге вазгыять никах һәм аның асылы турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки мөселман гаиләләре арасында да аерылышучылар саны кимеми. Кызганычка, талак әйтүче парлар күбәеп китте. Сәбәбе - яшьләргә тәҗрибә җитмәүдән түгел, ә исламны, шәригатьне дөрес аңламаудан, үтәмәүдән дә килә. Гаилә институтын ныгыту өлкәсендә Диния нәзарәте төрле чаралар оештыра. Бүгенге очрашу да эш күрсәтү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә гаилә кыйммәтләрен аңлату”, - диде ул.

Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселман гаиләләре таркалуда җитди сәбәпләр булуын да әйтеп узды.

“Балаларының гаиләләре төзек һәм дәвамлы, әхлаклы булу хакында ата-ана иң беренче уйларга тиеш. Безнең өстебездә - балаларыбыз хакы. Алар күп түгел: мәгънәле исем кушу, балага ислам тәрбиясе бирү, балаларыбызны хәерле кешегә никахлау. Бүген ата-аналар балаларын гаилә корырга, тормыш итәргә түгел, ә югары уку йортларына укырга кертергә әзерли. Күп кенә яшьләр очраклы рәвештә гаилә коралар. Күбесе никахка дөрес караш белән килми, хәтта аңа әзер дә булмый. Элек барысы да сөйләшеп, килешеп эшләнгән булса, бүген “яратам” дигән сүзне ишетүгә гаилә коралар. Хәзер күпләр мәһәргә дә җиңел генә карый. Мәһәр хакының аның үз бәясе, үз вакыты бар. Аны кызның әтисе билгеләргә тиеш. Мәһәр бүләк итә алмаган егет тормышны да алып бара алмаячак”, - диде хәзрәт.

Чарада Мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина яучылык институтын үстерергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, шул рәвешле яшьләрне гаиләне саклап калу серләренә өйрәтергә мөмкин.

Казыйлар үзләренең иң мөһим эш юнәлешләренең берсе – гаилә кыйммәтләрен саклауда күрәләр. Узган елда “Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында” нигезләмә эшләнгән. Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы белән берлектә әзерләнгән әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатыннан чыгып эшләнгән. Моннан тыш, ТР МДН Казыйлар шурасы һәм казыят каршында Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау Комиссиясе һәм аның хакимнәре өчен махсус күрсәтмә булдырылган.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында Гаилә үзәкләре дә эшләп килә. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

“Киңәш сорап, көнгә 3-4 кеше мөрәҗәгать итә. Диния Нәзарәтендә ышаныч телефоны да эшли. “Кайнар телефон линиясе”нә күбрәк хатын-кызлар шалтырата. Аларга телефоннан киңәшләр бирәбез. Гаилә таркалуның сәбәпләре итеп матди якны да әйтер идем. Шулай ук, ялгышып, өч талак әйтеп, аннан нишләргә белмичә аптырап шалтыраткан ир-атлар да бар”, - диде Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов.

татар-информ

Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк