Казанның La Primavera оркестры һәм Камал театры татар телендә яңа проект тәкъдим итте
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның La Primavera камера оркестры һәм Камал театры актерлары татар телендә яңа проект тәкъдим итте. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Кышның соңгы...
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның La Primavera камера оркестры һәм Камал театры актерлары татар телендә яңа проект тәкъдим итте. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Кышның соңгы кичендә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры һәм Камал театры актерлары Люция Хәмитова һәм Искәндәр Хәйруллин казанлыларга гадәти булмаган программа тәкъдим итте.
Көнбатыш-Европа һәм рус әдәбиятының йөзек кашы саналган әсәрләр татар телендә яңгырады. Бу “Дон Жуан”нан Эльвира белән Сганарель монологлары, Мольерның “Тартюф” әсәреннән Орган белән Дорина, Чеховның “Өч кыз туган” әсәреннән Маша һәм Вершинин диалоглары, «Ромео һәм Джульетта»дан Джульетта монологы, Шекспирның «Ричард III» әсәреннән диалог һәм башкалар.
Әсәрдән өзекләр Вивальди, Моцарт, Чайковский музыкасы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк