Казанның технология укытучылары милли костюмнар тегүдә ярышачак
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында гомуми белем бирү учреждениеләренең технология укытучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары арас...
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында гомуми белем бирү учреждениеләренең технология укытучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Үзеңә-үзең модельер» дигән бәйге узачак. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты порталы хәбәр итә.
Конкурс «Традицион хатын-кыз костюмы», «Традицион ир-ат костюмы», «Заманча хатын-кыз костюмы» һәм «Заманча ир-ат костюмы» номинацияләре буенча узачак.
Бәйгенең үзенчәлеге шунда: анда катнашучылар табигый зурлыктагы милли костюмнар, шулай ук курчак өчен тегелгән һәм милли костюмның барлык атрибутларын үз эченә алган өске кием макетын тәкъдим итәчәк, дип белдерделәр Мәгариф хезмәткәрләре йортында.
18 апрельдә шулай ук Казанның мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән театр постановкалары бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерларны да бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк