Логотип
Хәбәрләр

Казанның урам чатырларында 100 волонтер 6 телдә хезмәт күрсәтә

  “Алар - Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар”, - диде Сергей Иванов (Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның үзәк урамнарында урнашкан мәгъл...

 

“Алар - Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар”, - диде Сергей Иванов

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның үзәк урамнарында урнашкан мәгълүмат чатырларында 6 телдә сөйләшүче 100 волонтер хезмәт күрсәтә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте.

“Быел без шәһәрнең үзәк урыннарында мәгълүмат чатырлары булдыру өчен көчәйтелгән программа буенча эшләдек. Казанга килгән һәр туристка, әлеге чатырларга кереп, үзен кызыксындырган мәгълүматка җавап алу  мөмкинлеге бар. Болар – шәһәр картасы, белешмәлекләр, каядыр барасы маршрутны сорау, юлны өйрәтүдә ярдәм күрсәтү”, - диде Иванов.

Комитет рәисе әлеге мәгълүмат чатырларында эшләү өчен волонтерларның махсус әзерләнүен билгеләп үтте.

“Әлеге чатырларда эшләү өчен махсус 100 волонтер әзерләнде. Республикада махсуслашкан волонтерлар ассамблеясы эшли. Аның составына Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар керә. Алар һәр ел саен туристлык сезонында башкала кунакларына ярдәм итә”, - диде комитет рәисе.

Чемпионат вакытында әлеге чатырлар иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшләячәк. Һәр чатырда мәгълүмат базасы тупланган. Волонтерлар рус, инглиз телендә генә түгел, француз, испан һәм башка телләрдә аралаша ала. Чатырларда туристларга ярдәм күрсәтү өчен махсус 6 телдә белешмәлекләр әз

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк