Кем яшь килеш «әби» булган?
Еш кына балалар мәйданчыгында йөргән әниләрне әбиләрдән, әбиләрне әниләрдән аерып булмый! Моның сәбәбе берничә: беренчедән, замана ханымнары спорт белән шөгельләнә, үзләренең тышкы кыяфәтен кайгырта,...
Еш кына балалар мәйданчыгында йөргән әниләрне әбиләрдән, әбиләрне әниләрдән аерып булмый! Моның сәбәбе берничә: беренчедән, замана ханымнары спорт белән шөгельләнә, үзләренең тышкы кыяфәтен кайгырта, икенчедән, кызлары яшьли бәби алып кайта... Йолдызлар арасында кемнәр яшь килеш әби булган икән?
Ирина Аллегрова
Танылган «императрица»ның беренче оныгы Александр җырчыга нибары 43 яшь булганда туган. Иринаның бердәнбер кызы Лана беренче баласын 1995 нче елда таба. Хәзер малайга 23 яшь икән инде.
Алена Бабенко
Алена Бабенко ‒ талантлы актриса гына түгел, ә 3 яшьлек Теодорның әбисе дә! Алена һәрвакыт: балаларны яшь килеш табарга кирәк, ‒ дип әйтә. Аның улы Никита да әнисе сүзеннән чыкмаган, күрәсең. Бабенко 43 яшендә әби булган!
Нәргиз Закирова
Күптән түгел Наргиз Закирова белән Бастаның «Прощай, любимый город» дигән клипы дөнья күрде, аны 8 млн артык кеше караган. Әбисенең шатлыгын Ной исемле оныгы да уртаклашкан. Ул дөньяга Нәргизгә 43 яшь булганда килә. Әбисе оныгын бик ярата, хәтта теле дә Нойның рус телендә «дай» сүзе белән ачылган, ди.
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: 24smi.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк