Кемгә ничектер, әмма бүген ул үзе - бүләк!
Туа белеп тусаң Бүген Ватанны саклаучылар көне генә түгел, беләсегез килсә. Бүген - җырчы @alsufazlyeva Алсу Фазлыеваның туган көне дә әле. Ничә яшь дип... Хатын-кыз һәрвакыт 18дә инде ул. Яратып һәм...
Туа белеп тусаң Бүген Ватанны саклаучылар көне генә түгел, беләсегез килсә. Бүген - җырчы @alsufazlyeva Алсу Фазлыеваның туган көне дә әле. Ничә яшь дип... Хатын-кыз һәрвакыт 18дә инде ул. Яратып һәм яратылып яшәгәннәр, яндырып яши белгәннәр өчен аеруча. Ә Алсу нәкъ шунлыйлардан да - ире, җырчы Азатның яраткан хатыны, уллары Аяз белән Ильясның тәти әнисе, яраткан тамашачысының сәхнә тоткан җырчысы.
Шуның өстенә, әтисенә 23 февраль бүләге булып кына туып калмаган, киләчәкне дә әйбәтләп чамалаган Алсу... Ничек дип, бик гади. Менә бүген - бәйрәмме? Бәйрәм! Өе тулы ир-атмы? Берьюлы өчәү. Һәм баста! Чын бәйрәм соң - иң беренче чиратта Алсуныкы. Чөнки бу календарьның чираттагы кызыл датасы түгел, иң беренче чиратта аның гомер бәйрәме. Бүләк дип башкалар баш катырсын, име, Алсу? Кемгә ничектер, әмма бүген ул үзе - бүләк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк