КФУ экологлары Яңа ел чыршыларын яңадан ничек кулланып булуы турында сөйләде
Яңа ел чыршылары ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедрасы ассистенты, директ...
Яңа ел чыршылары ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедрасы ассистенты, директор урынбасары Мария Кожевникова сөйләде. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ылыс кыйммәтле биологик компонентларга бай, әмма ашламага бармый ул. «Нарат шулай ук туфракта кислоталылыкны арттырачак, әмма күп түгел», - диде эколог.
Кожевникова бәйрәмдә тере агач куярга яратучыларга чыршыларны чүлмәктә алырга киңәш итте. «Аларны яңадан бакчага утыртырга була», - диде эксперт.
Казанда 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктлары эшли башлый. Аларны махсус контейнерга салып китерү җитә. Кабул итү пунктлары Гадел Кутуй, 160; Җиңү проспекты, 141 йортларында урнашкан.
Чыганакк: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк