КФУ профессоры Казанда кар яву кайчан тукталачагын әйтте
Казанда күп итеп кар яву инде иртәгә тукталачак. Температура уңай булганга, юеш кар тиз эриячәк. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера...
Казанда күп итеп кар яву инде иртәгә тукталачак. Температура уңай булганга, юеш кар тиз эриячәк. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.
«Күп итеп кар яву Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан көньяк циклон һәм атмосфера фронтлары белән бәйле. Моннан тыш, атмосфера басымы кискен кимүе дә хәлне катлауландыра. Иртәгә явым-төшем көтелми», - дип билгеләп үтте профессор.
Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, 25 мартта көндез Казанда +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә, төнлә исә -2 градус салкын була.
Иртәгә, 26 мартта, көндез +4 градус һәм төнлә нуль градус көтелә.
Шулай ук бүген кич белән һәм 26 мартта төнлә Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк