КФУда беренче тапкыр “Тел, әдәбият, сәнгать” предмет олимпиадасы үтте
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 31 мартта Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары арасында Төбәкара “Тел, әдәбият, сәнгать” дип...
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 31 мартта Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары арасында Төбәкара “Тел, әдәбият, сәнгать” дип исемләнгән предмет олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиаданың сайлап алу этабы 10 февральдән 10 мартка кадәр читтән торып үткәрелде. Аның биремнәре гомуми белем бирү программалары нигезендә төзелде һәм түбәндәге дисциплиналар буенча бүленде: рус теле, татар теле, инглиз теле, алман теле, француз теле, әдәбият, музыка, сәнгать (рәсем) һәм дизайн. Олимпиадада муниципаль белем бирү оешмаларыннан 10 һәм 11 сыйныф (музыка һәм сәнгатьтән 7-11 сыйныф) укучылары катнашты.
Олимпиаданың максаты – укучыларның акыл мөмкинлекләрен, дөньяга карашларын ачыклау һәм үстерү, фәнгә һәм фәнни-тикшеренү өлкәсенә, иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту. Олимпиаданың бурычлары: укучыларның билгеле бер фәннәргә тирәнтен белем алуны һәм кызыксынуны стимуллаштыру, сәләтле һәм әзерлекле укучыларны ачыклау һәм аларны Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керергә юнәлдерү.
Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары сүзләренә караганда, киләсе елга олимпиадада җиңгән укучыларга өстәмә баллар да алу мөмкинчелеге булачак: “Бу олимпиаданы без беренче тапкыр үткәрәбез. Әйтергә кирәк, киләсе елга олимпиаданың җиңүче һәм призёрларына институтка укырга кергәндә өстәмә баллар биреләчәк, шуңа күрә дә сезне икенче елга катнашырга чакырып калабыз”, – диде ул.
Олимпиаданың нәтиҗәләре белән Казан федераль университетының сайтында танышырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк