КФУда журналистика юнәлеше буенча бюджет урыннар гамәлдән чыгарыла
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бу елдан башлап бушлай журналист белеме алып булмаячак. Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары м...
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бу елдан башлап бушлай журналист белеме алып булмаячак. Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең көндезге бүлегендә бюджет урыннар бетерелә. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүген бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде. Утырышта катнашучылар массакүләм коммуникация чаралары үсеше, "Татмедиа" агентлыгы эше турында сөйләшә.
«Бюджет урыннары бетә, шуңа күрә максатчан төркем булдырылачак», - диде Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, тармакта эшләүчеләрнең эше буыннан-буынга тапшырылуын югалтуга юл куелырга тиеш түгел. Илшат Әминов аеруча милли журналистика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе кискен торуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, кадрларны акчага түләп булса да әзерләү өчен дәүләт программасы кирәк. Илшат Әминов бу сорауны комитет утырышларының берсендә күтәрергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Сүз уңаеннан, Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда «ТНВ» телеканалының быелдан башлап үзе өчен 3 татар журналистын әзерли башлавын билгеләп үтте. Әлеге мәртәбәгә ия булу өчен, компания игълан иткән конкурста катнашып, 3 этапны үтәргә кирәк. Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу хокукына ия була. Шулай ук укуны тәмамлаганнан соң ул журналист «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Илшат Әминов “Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын 3 ел итәрбез” дигән фикердә булуын әйткән. ТНВ хисабына укыган яшь белгеч, әлеге телеканалда калырга теләмәсә, уку өчен сарыф ителгән акчаларны кире кайтара. Сүз уңаеннан, журналистикада бер ел уку – 136 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк