КФУның Филология институты актлар залына Татарстанның беренче Президенты исеме биреләчәк
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). КФУ ректораты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залына (Татарстан урамы, 2) Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирү ту...
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). КФУ ректораты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залына (Татарстан урамы, 2) Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирү турындагы тәкъдимне бертавыштан хуплады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына вузның матбугат сәркатибе Камил Гәрәев.
Актлар залы һәм аудиторияләргә еш кына теге яки бу институтта эшләгән танылган галимнәр исеме бирелә.
«Беренчедән, бу - аларга хөрмәт билгесе, икенчедән, студентлар шул рәвешле фәнни мәктәпкә кемнәр нигез салуын белә», - дип искәртте КФУның матбугат сәркатибе.
Һәр зал буенча карар иң элек институтларның гыйльми советы тарафыннан чыгарыла, аннары әлеге мәсьәлә вузның зур гыйльми советында тикшерелә һәм шунда хәлиткеч карар кабул ителә. Моннан тыш, ректорат утырышындаХалыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе бинасындагы актлар залына (Пушкин урамы, 1) мәшһүр дипломатия остасы һәм ориенталист буларак – Александр I, ә Сул Болак урамы, 44нче йорт адресы буенча урнашкан кампустагы Тарих югары мәктәбе актлар залына тарихчы Карл Фукс исемнәрен бирү тәкъдимен хуплап каршы алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк