"Хәләл" комитетының яңа рәисе билгеле
23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде. Бүгенге көнгә кадәр...
23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде.
Бүгенге көнгә кадәр Ирек Җиһаншин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде. Фондны ул 2016 елдан бирле җитәкләде.
Ирек хәзрәт “Мәрҗани” мәчете имамы, Россия ислам университеты проректоры, “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләде.
- Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоту һәм алга этәрү максаты белән оештырылды.
"Хәләл" комитетының элекке җитәкчесе Марат Низамов вазифасыннан азат ителде. Искәртеп узыйк, июнь аенда Татарстанда дуңгыз итенә "хәләл" дип язылган стикеркуелуга бәйле рәвештә низаг килеп чыккан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк