Хәләл товарлар күргәзмә-ярминкәсен оештыручылар хәләлне яшәү рәвеше итү максатын куя
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда “Salaam bazaar” хәләл продукция күргәзмә-маркеты ачылды, ул хәләлне кешеләрнең яшәү рәвеше итү максатыннан эшли. Чараны оештыручы Асель...
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда “Salaam bazaar” хәләл продукция күргәзмә-маркеты ачылды, ул хәләлне кешеләрнең яшәү рәвеше итү максатыннан эшли. Чараны оештыручы Асель Бекеева “Татар-информ” хәбәрчесенә хәләл продукциянең милләте дә, дине дә юк, дип белдерде.
Хәләл маркет икенче мәртәбә оештырыла. Асель Бекеева сүзләренчә, 2017 елның октябрендә ике көн эшләгән “Salaam bazaar” хәләл продукция базарына меңгә якын кеше килгән булган. “Базар ачылган вакытта бераз шикләнгән идек. Ничек эшләрбез, кешеләр килерме, кешеләргә ошармы дигән уйлар бар иде. Әмма барысы да әйбәт килеп чыкты. Ике көн эшләгән базарга меңгә якын кеше килде. Шул сәбәпле безнең базар тагын үз ишекләрен ачты. Алга таба да, шулай берничә ай тәнәфес белән, базар эшләп торачак”, - диде Асель Бекеева.
“Salaam bazaar” хәләл продукция базарын ачу идеясе авторы да, әлеге проектны башлап җибәрүче кеше дә Асель Бекеева үзе. “Мин Мәскәү мөселманнарының диния нәзарәтендә эшләгән идем. Мәскәүдә бу тема нык алга киткән. Һәм минем Казанда да шундый проект башлап җибәрәсем килде. Кешеләрнең ниндидер матур җиргә килеп, күңелле һәм рәхәт итеп вакыт үткәрүләрен теләдем. Кешеләр монда матур әйберләр сатып ала, файдалы лекцияләр тыңлый, шунда ук ашый да алалар”, - диде әлеге базарның оештыручысы.
Асель Бекеева сүзләренчә, әлеге базар – дини чара түгел. “Бу безнең күбрәк дөньяви чара. Без хәләлне кешеләрнең яшәү рәвеше итү максатыннан эшлибез. Хәләл продукциянең милләте һәм дине юк. Без бу чарага бар кешене дә чакырабыз”, - диде ул.
Асия ханым Исхакова бу базарга үзенә матур калфак алу максатыннан килгән. “Мин бер җирдә дә матур калфак таба алмыйм. Монда алырмын дип уйлыйм. Монда киемнәр чын ташлар белән бизәлгән. Калфак сайлаганда күзем шуңа да төшеп китте. Әмма миңа бу базарда милли аяк киеме һәм күн әйберләре җитми. Дөресен генә әйткәндә, мин бу базарны зуррак дип уйлый идем, ләкин аңа карамастан, монда сатылган әйберләрнең сыйфаты бик яхшы. Мин иртәгә дә киләчәкмен әле монда”, - диде Асия Исхакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк