Хәбәрләр
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзәнең хатирәләре
Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк. Сөенечтән елмаеп куя торганнары да, йөрәкне сыкратып күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә дә апасын сагынып, яр...
Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк. Сөенечтән елмаеп куя торганнары да, йөрәкне сыкратып күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә дә апасын сагынып, яратып искә ала.
«Апау, апау өзелепләр сагындым үзеңне. Эх, Кояшым белмисеңдер шул минем синнән башка тормышымның, йөрәгемнең кан саркып торганын. Менә сиңа көн дә хат язам, язам. Әмма хатымны сиңа салыр адресың юк шул, юк кадерлем. Ә ул хатлар бик күп, бик күп, Апау»
«Әле генә синең 50 яшьлек юбилей кичәңне үткәргән идек»
«Казаннарга барган идем... Сине эзләдем, эзләдем, әмма син йөргән сукмакларда апау җаным җилләр генә йөри икән шул... »
«...Үзең белән минем өчен бик кадерле булган гомер мизгелләрен алып киттең шул күз нурым... » (текст үзгәртелмәде)
Искә алырлык та шул. Чын мәгънәсендә халык артисткасы булган Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр милләтен, татар җырын, моңын сөйгән һәркемне тетрәндерде. Бу югалту белән һич кенә дә килешәсем килми. Әмма нишлисең... Нишлисең, Ходай шулай язгандыр.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк