Хәния Фәрхинең кызы әни булырга әзерләнә
Җырчы сандугачыбыз Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу озакламый әни булырга җыена. Моның турында Алсу үзе ире белән төшкән фотосын инстаграм челтәренә урнаштырып хәбәр итте. Алсу бүгенгесе көндә ире белә...
Җырчы сандугачыбыз Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу озакламый әни булырга җыена. Моның турында Алсу үзе ире белән төшкән фотосын инстаграм челтәренә урнаштырып хәбәр итте. Алсу бүгенгесе көндә ире белән Уфадан күченеп килеп, Казанда яши.
Күптән түгел генә Алсу инстаграмда үзенең ябыгуы белән шаккатырган иде. Инде кайбер очлы күзлеләрнең аның түгәрәкләндерүе дә кызыксындыра башлагач... «Безнең кечкенә серебез инде кечкенә булудан туктый бугай. Әйе, без озакламый әти-әни булачакбыз», ‒ дип язып элгән Алсу ире белән төшкән фотога. Алдан ук, түземсезләр колагына киртләп тә куйган: кайчан туачагын, малаймы-кызмы булуын сорамагыз да, барыбер җавап бирмәячәкмен, дип тә искәртергә онытмаган Алсу.
Сүз уңаеннан, Алсу макияж, прическа ясаулар белән шөгыльләнә, эше белән канәгать калган, рәхмәт укыган клиентлары шактый.
Ә без аңа бәбиләрен исән-имин күтәреп бетереп, җиңел котылып, бәхетле әни булырга, ире белән тигез тормышта яшәүләрен телик!
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк